Бәйрәкә авылыннан Вәлиевлар гаиләсе – бәхетле гаилә

2020 елның 15 мае, җомга

Бәйрәкә авылында яшәүче Вәлиевлар нәселенең авыл хуҗалыгы тармагында өченче буыны эшли.

Бүгенге көндә “АгроМир” җәмгыяте директоры Нәсим Вәлиевның әти-әнисе Насыйх ага белән Рәисә апа бөтен гомерләрен терлекчелек тармагына багышлаган шәхесләр. Аларның уллары Нәсим – Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе. Озак елар инде Бәйрәкә авыл җирлегендә урнашкан авыл хуҗалыгы предприятисендә җитәкче урыннарда эшли. Аның энесе Рәсим, кызганычка, сәламәтлеге какшау сәбәпле, якты дөньядан бик иртә китте. Әмма ул бар булган гомерен авыл хуҗалыгы тармагына эшләп уздырды - ферма мөдире дә, баш зоотехник та булды.

Нәсим Насыйх улының хатыны Ләйлә ханым “АгроМир” җәмгыятендә хисапчы булып эшләсә, Рәсим Насыйх улының хәләл җефете Сәкинә ханым каравылчы булып эшли. Рәсим белән Сәкинәнең уллары Рәзил – туган авылында машина йөртә.

- Вәлиевлар гаиләсе – Бәйрәкә авылында озын гомерле, тырыш, игелекле нәселләрнең берсе. Бүгенге буыннарда туган җиргә булган мәхәббәтне нәкъ менә Насыйх ага белән Рәисә апа тәрбияләп калдырды, үз балаларына гаилә кадерен белеп яшәү серләрен алар сеңдерде, - дип хәбәр итте Бәйрәкә авылыннан Зәйтүнә Ямаева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International