Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Ютазы районында язгы чакырылыш уза
2020 елның 15 мае, җомга
Ютазы районында язгы чакырылыш-2020 аерым шартларда узачак. Ул, элеккеге кебек үк, 1 апрельдә башланды. Әмма хәрби частьлар буенча армиягә алынучыларны 2020 елның 20 маеннан да иртәрәк җибәрмиләр. Мондый карарны оборона министры коронавирус пандемиясе аркасында кабул итте. Бу хакта ТР Хәрби комиссариатының Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары буенча бүлек җитәкчесе Илшат Халитов сөйләде. - Ютазы районы буенча-22 призывник агымдагы елда армиягә китәчәк. Армиягә чакыруны 1 апрельдән башладык, әмма коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә 12 майга кадәр без читтән торып эшләдек. Беренче озату 23 майга билгеләнгән. Бу көнне безнең районнан барлыгы дүрт егет хезмәткә китәчәк. Алар Киров һәм Саратов өлкәләрендә хезмәт итәрләр дип көтелә, - дип таныштырды комиссияне Илшат Назыйм улы. Хәрби комиссариат начальнигы сүзләренә караганда, чакырылыш һәм җыелма пунктларга контактсыз термометрлар, дезинфекцияләүче лампалар һәм чаралар кайтарылган. Хәрби комиссариатларга аерым бару каралган. Комиссариатларга керү юлында температураны үлчәргә планлаштыралар. Әгәр авыру билгеләре булса яки термометр температура барлыгын күрсәтсә-эчкә кертмиләр. Хәрби комиссариат эчендәге бүлмәләр генә түгел, хәрби хезмәткә чакырылучыларны җыю пунктына илтүче машиналар да дезинфекцияләргә вәгъдә итәләр. Ачык һавада һәм җәмәгать урыннарында, мәсәлән, вокзалларда һәм аэропортларда, шәхси состав саклагыч битлекләрдә торачак. Сүз уңаенда, авиа һәм тимер юл вокзалларын көтү залларында яшь солдатларны мөмкин кадәр башка пассажирлардан аерым урнаштырачаклар. - Мин быел Октябрьский шәһәренең коммуналь-төзелеш техникумын тәмамлыйм. Армиягә үз теләгем белән барам, Ватаныбызның бурычын һәр ир - ат бирергә тиеш дип уйлыйм,-диде Ташкичү авылыннан армиягә алынучы Алмаз Мортазин.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Без көч кулланмыйча тынычлык яклы: куркынычсызлык һәм җаваплылык турында диалог
Кәрәкәшле авылы мәдәният йортында яшьләрдә иминлек һәм иҗтимагый тынычлык мәсьәләләренә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән «Көч кулланусыз дөнья» дип аталган мәгълүмат сәгате булып узды.
Якташларның хезмәт батырлыгы
Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында Ташкичү авыл китапханәсе авылдашлары өчен "Безнең як үз хезмәте белән хезмәт батырлыгына лаек!» дип исемләнгән чара үткәрде.
Хөрмәтле Ютазы районы халкы!
«Россия тимер юллары» боерыгы белән расланган «Кабель челтәрләренең, сигнализация, үзәкләштерү һәм блоклау, элемтә һәм электр белән тәэмин итү җайланмаларының сакланышын тәэмин итү Регламенты»ның 4.1 пунктын үтәү кысаларында
Квалификация күтәрү-коррупциягә каршы нәтиҗәле көрәшнең ачкычы
Муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри һәм идарә итү компетентлыгын үстерүнең иң мөһим шарты - аларның квалификациясен системалы һәм өзлексез күтәрү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз