Алар «Хәтер бакчасы» акциясен, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориалларны һәм обелискларны косметик ремонтлауны, территорияләрне төзекләндерү, ветераннар каберләрен чистарту эшләрен үз эченә алды.
«Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында мәдәният хезмәткәрләре киләчәк буыннар өчен Совет солдатларының батырлыгы һәм каһарманлыгы турында истәлекләрне мәңгеләштерү максатыннан ике меңнән артык агач утырттылар. Вакыт һәм һава торышына бәйле рәвештә җимерелүгә дучар ителгән мемориаллар, һәйкәлләр һәм обелисклар шулай ук реставрацияләнде. Аларны торгызу - чистарту, штукатурлау, буяу буенча зур эш алып барылды. Обелисклар янындагы территория дә игътибардан читтә калмады. Мәдәният хезмәткәрләре, волонтерлар һәм гади битараф булмаган авыл кешеләре куллары белән барлык торак пунктларда бордюрларны ремонтлау, корыган үлән чабу, чәчәк түтәлләре ясау эшләре алып барылды. Авыл һәм авыл зиратларында шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарының каберләрен җыештыру һәм төзекләндерү буенча эшләр узды. Район үзәгендә өмә Мәңгелек ут мемориалында узды. 9 Май бәйрәменә багышланган чаралар белән беррәттән, өмәләр чишмәләрдә дә үткәрелде.