«Ютазы районындагы республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге» дәүләт казна учреждениесе агымдагы елның 13 маеннан яңа коронавирус йогышы таралу үзенчәлекләрен исәпкә алып, матди ярдәм үзәге һәм халыкны социаль яклау бүлеге бүлекчәләрендә гражданнарны шәхси кабул итү бары тик алдан язылу юлы һәм ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында гамәлгә ашырылмаган хезмәтләр буенча гына башкарыла дип хәбәр итә. Электрон рәвештә күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге белән uslugi.tatarstan.ru ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында танышырга мөмкин.
Социаль ярдәм чараларын күрсәтү мәсьәләләре буенча консультацияне Ютазы районындагы республика матди ярдәм үзәгенең бүлекчәсенең 85593 2-79-26 номеры, социаль яклау бүлегенең 85593 2-60-41 номеры аша алырга мөмкин.
Игътибар, гражданнарына социаль яклау бүлекләренә шәхси саклану чараларын кулланып кына керү рөхсәт ителгән, ягъни гражданнар учреждениегә кергәндә битлек (ресиратор) һәм перчаткалар белән керергә мәҗбүр.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!