Акбашлылар зират җыештыруда.
Адәм баласының соңгы йорты – зират. Аның яныннан узган һәр кеше бу дөньяның мәңгелек түгеллеген исендә тотарга һәм вафат булган әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз рухына дога кыла, үзенең кылган гамәлләре турында уйланырга тиеш.
Үзебез яшәгән йортыбыз ничек чиста булса, зиратларыбыз да җыештырылган, кабер рәшәткәләре буялган, чәчәкләр утыртылган булырга тиеш. Моның савабы да әйтеп бетергесез.
Республикабызда, шул исәптән, районыбызда да мәңгелек йортларга карата игътибар көннән-көн арта. Ел саен бердәмләшеп, яз башында өмәләр уздыру гадәте кергән. Зиратлар кипкән үләннәрдән, корыган агач-куаклардан чистартыла, яңа коймалар тотыла – моңа күп очракта игелекле кешеләр дә ярдәм кулы суза. Авылда яшәүче һәр кеше бу изге эшкә үз өлешен кертергә тырыша.
Акбаш авылындагы зиратта да өмә беренче тапкыр гына оештырылмый. Аны тәртипкә китерү буенча, соңгы бер елда гына да шактый күләмле эш алып барыла: яңа койма тотылды, корыган агач-куаклардан күп өлеше инде чистартылды. Акбаш авылы халкы бу юлы да бердщмлщшеп, өмәгә чыкты.
- Авылыбыз зиратында корыган агачларның көчле җил вакытында каберлекләргә аву ихтималы зур. Аларны чистарту буенча без авыл халкы белән җыелышып, беренче тапкыр гына өмә оештырмамыйбыз. Шулай да монда эшлисе эш күп әле. “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел”, - дигән әйтем бар . Авылдашларыбызның якыннарының, туганнарының рухлары шат булып ятсын өчен яхшылык эшләргә омтылулары зур куаныч. Әлеге изге гамәлне традициягә кертсәк тагы да яхшы булыр иде, - дип сөйләде Акбаш авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Синагатуллина.
Шимбә иртәсендә бертөркем ир-атлар кулларына пычкы, балта тотып кипкән агачларны кисте, беришләре кабер өсләрен чистартты, хатын-кызлар бөтен чүп-чарны зираттан чыгарып торды, ә соңыннан тимер атлар белән чүп-чарны зират территориясеннән чыгардылар.
Әле авылдашлар олы эш башкарды. Әлбәттә, зиратта өмәләр әле алга таба да дәвам итәчәк. Мондый өмәләрдә авылдашлар күбрәк катнашса, эш тә тизрәк барыр иде, дигән теләктә калабыз.Чөнки мәңгелек йортыбыз ерактан ук пөхтәлеге, чисталыгы белән аерылып торса, яшеллеккә күмелеп утырса, бик күркәм булачак, якыннарыбыз өчен күңелләребез дә тыныч булачак.