Ютазы районы ЮХИДИ бүлеге җәмәгать транспортын тикшерде

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Бүген Ютазы районы ЮХИДИ хезмәткәрләре массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән берлектә, коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янау сәбәпле гражданнар тарафыннан 2020 елның 10 маендагы 374 санлы ТР Министрлар Кабинеты карары таләпләрен үтәү буенча Урыссу бистәсендә рейд үткәрделәр. 

ЮХИДИ хезмәткәрләре маршрут транспорт чараларын, машина йөртүчеләрне һәм аларның пассажирларын битлек һәм перчаткалар ярдәмендә шәхси саклану чараларын кулланып, җәмәгать транспортында кагыйдә саклауларын тикшерделәр.
Җәмәгать транспорты пассажирлары арасында үз-үзеңне саклау кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International