Бу көннәрдә Урыссу бистәсе ишек алларында хуш исле үлән исе аңкый.
Район үзәгенең кайсы гына өлешенә барып чыкма, бар җирдә бензочапкыч тавышы яңгырап тора. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәре инде дүртенче көн рәттән ишек алларында һәм юл буйларында үлән чаба.