Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор Идарәсе белән берлектә «Тәмәке тарту - сәламәтлеккә зыян сала! » 2020 елгы Бөтендөнья тәмәкесез көнгә багышланган чара уздыра.

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Конкурста Татарстан Республикасының 5-8 сыйныф укучылары, «Instagram» социаль челтәрендә тәмәке тарту хэштегы белән рәсемне бастырып чыгару юлы белән катнаша ала.

Конкурсның шартлары:

1. «Instagram»" социаль челтәрендә no_smoking_rpn_rt  аккаунтына язылырга

2. «Instagram» социаль челтәрендә фотоларны, шул исәптән, 2020 елның 28 июненә кадәр Хэштэг белән сәламәт яшәү рәвеше турындагы тематикага төшерелгән рәсем урнаштырырга.

3. фотода no_smoking_rpn_rt  дип билгеләргә кирәк

4. үз аккаунтыңа керү мөмкинлеген 2020 елның 25 маеннан конкурс нәтиҗәләрен игълан иткән көнгә кадәр ачык тотарга.

5. Конкурс 2020 елның 25 маеннан 2020 елның 28 июненә кадәр үткәрелә.

6. Конкурсның ахыргы нәтиҗәләре 2020 елның июлендә билгеле булачак.

7. Җиңүче җыелган "Лайк" ларның күплеге буенча билгеләнәчәк.

8. Конкурс бер этапта, катнашучыларны алдан сайлап алмыйча һәм квалификация таләпләреннән башка үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International