Ютазылыларны яманлыктан Рамазан ае да тоткарлап кала алмый

2020 елның 22 мае, җомга

Өсләре ябылмау сәбәпле бөтен чүп-чар тирә-юньгә тарала торган тимердән ясалган контейнерлар урынына пластмассадан ясалган һәм өсте ябулы контейнерларның планда каралган 85 данәнең 64е куелып та өлгерде. Әмма мондый яхшы күренеш озак куанычка булмады. Әллә эшләре юклыктан, әллә этлек кылу теләгеннән, бер Ходай белә, әмма Урыссу-Октябрьский автоюлы буенда урнаштырылган җиде контейнерның берничәсендә тәгәрмәчләрне салдырып та өлгергәннәр. Изге Рамазан аенда да адәм баласы яманлык кылудан курыкмый хәзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International