Кече Урыссу авылында спорт мәйданчыгы артачак

2020 елның 22 мае, җомга

Кече Урыссу авылында моннан берничә ел элек сүтелгән иске мәдәният йорты урынында тиздән универсаль спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Шул сәбәпле бүген әлеге урында төзекләндерү чаралары күрелә – ул төзелеш материаллары калдыкларынан тазартылып, туфрак белән тигезләнә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Закуан Ильясов сүзләренә караганда, Кече Урыссу авылында республика программасы буенча волейбол һәм баскетбол уен мәйданчыгы урнаштыру күздә тотыла.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International