Бәйрәкәтамак авылында юллар норматив хәлгә китерелә. Авылның Герой Шәрипов урамында республиканың чуерташ-ком катнашмасы программасы буенча 189 метр, халык түләгән үзара салым акчасы хисабына 96,6 метр юлда төзекләндерү эшләре башкарылды, дип хәбәр иттеләр район башкарма комитетының авыл җирлекләре белән эшләү бүлегендә.