Урыссу урамнарында үсеп утыра торган җимеш агачларга ниндидер корткычларның зур зыян салуын, мөгаен, яшәүчеләр искәрми калмагандыр. Хәтта редакциягә мөрәҗәгать итеп, Ютазы районында экология хезмәте барлыгы белән кызыксынучылар да булды. Чыннан да, ботакларга күч-күч булып утырган бөҗәкләр кара төстәге пәрәвез оясын хәтерләтә. Алар чәчкәләр белән беррәттән яфракларны да юк итә.