Бер тапкыр бирелә торган 5 һәм 10 мең сумга Ютазы районының 4 меңнән артык гаиләсе дәгъва итә

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

Гаризаларның статусы турында

3 яшькә кадәрге һәм 3тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гариза статусы гариза бирүченең шәхси кабинетында күрсәтелә. Гаризаларның теге яисә бу статуста озак эленеп торуы өчен борчылырга кирәк түгел. Гариза бирүчеләр саны шактый зур: бер тапкыр бирелә торган түләүләргә (5 һәм 10 мең сум) Ютазы районының 4 меңнән артык гаиләсе дәгъва итә. Хәзерге вакытта РПФ электрон сервислар аша кергән гаризаларны эшкәртә, һәм, кызганычка каршы, кергән гаризаларның күп булуын исәпкә алып, гариза бирүче өчен һәрвакытта да аның гаризасының статусы чагылыш тапмый. Борчылырга кирәкми: барлык гаризалар да эшкәртеләчәк, һәркайсы буенча тиешле карар кабул ителәчәк һәм тиешле барлык түләүләр күчереләчәк. Исегезгә төшерәбез, гражданнарның гаризасын бирү өчен берничә ай вакыт бар: моны 2020 елның 1 октябренә кадәр эшләргә мөмкин булачак. 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче гаиләләргә 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү  2020 елның 1 июненнән бирелә башлаячак. Бер тапкыр бирелә торган түләү гаризада күрсәтелгән реквизитлар нигезендә гариза бирүченең банк счетына гына күчерелә. Коронавирус йогышы таралу шартларында почта элемтәсе оешмасы аша йортка китереп бирү мөмкин түгел, чөнки ул алучының һәм китерүченең шәхси контактлары белән бәйләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International