Бәйрәкә авылы урамнары яктырган

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Дәүләт торак фонды программасы буенча Бәйрәкә авылында агымдагы атнада 10 светодиодлы яктырткыч куелды, дип безнең белән элемтәгә чыкты авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина. Моннан тыш, авылда төзекләндерү эшләре дә колачлы алып барыла: “Гобәйдия” музей комплексы ишек алдында чәчкәләр утыртылган; базар территориясе җыештырылган һәм буяу эшләре алып барылган; зиратларда сулыклар һәм юл буйларында өмәләр узган. Илмира ГАЛИЕВА
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International