Бәйрәкә авылы халкы печәнгә төште

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Бүген “АгроМир” җәмгыятендә печән өсте башланды. Механизатор Нәфис Галимов 163 гектарлы күпьеллык үлән кырында беренче теземнәрне салды. Хуҗалыкның баш инженеры Зәйтүн Галимов сүзләренә караганда, алда торган кышлау чорына бәйрәкәлеләр хуш исле азыкны якынча 400 гектар мәйданда туплауны күз уңында тота.

Илмира ГАЛИЕВА
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International