Хөрмәтле Урыссу һәм Ютазы районы халкы! Сезне ТАССР төзелүгә 100 ел тулу белән котлыйбыз

2020 елның 27 мае, чәршәмбе
Сезне Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулу белән котлыйбыз! 100 ел эчендә республика күп нәрсә кичерде: безнең халык чын батырлыклар кылды, бөек ачышлар ясады, кыенлыкларны җиңеп, күрелмәгән үрләргә иреште. Гасыр эчендә Татарстан аграр потенциалны арттырды һәм Россиянең сәнәгать һәм инновацион үзәгенә әверелде. Татарстан хәзер Россия Федерациясенең иң алга киткән регионнарының берсе, башкалар өчен үрнәк, икътисадның, җәмгыятьнең һәм мәдәниятнең күп кенә тармакларында лидер. Болар барысы да безнең - республика халкы тырышлыгы белән бәйле. Бәйрәм белән! ТАССРның 100 еллыгы белән!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International