Игътибар! Бәйге!

2020 елның 29 мае, җомга
Менә уку елы да тәмамланды. Мәктәп дәресләре артта калды, ә алда - җәй! Һәм, әлбәттә инде, бездә җәй бәйрәмнән башлана-балаларны яклау көне! Бу матур көн уңаеннан Без сезгә түбәндәге темалар буенча видеороликлар бәйгесендә катнашырга тәкъдим итәбез: - «Мин үз җәемне ничек уздырам?»; - «Үз-үземне изоляцияләү вакытында нәрсәгә өйрәндем»; - «Туган яктагы җәй турында шигырьләр». Кагыйдәләр гади - сайланган темага видеоролик яздырырга һәм безгә ВКонтакте төркеменә https://vk.com/mbu_rdk  адресы буенча җибәрергә,  ” #конкурсвидеороликоволетеютазы хештегы белән яңалык тәкъдим итәргә, бәйге 31 майга кадәр узачак (бу көнне дә кертеп). Барлык видеоязмалар да 1 июньдә басылып чыгачак. Һәр катнашучы электрон рәвештә диплом алачак, шулай ук иң күп лайк җыйган видеоролик авторы татлы призга ия булачак. Район мәдәният йорты
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International