Марат Җәббаров районнардан азык әзерләүне оештыруга мөмкин кадәр җитди һәм җаваплы карауларын сорады

2020 елның 29 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә терлек азыгы әзерләү буенча муниципаль районнар белән киңәшмә узды.

Чара барышында министр урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итүенчә, агымдагы елның 4 аенда 459 мең тонна сөт җитештерелгән, узган елга карата үсеш - 7%, 138 мең тонна ит җитештерелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 104% тәшкил итә. 2020 елга бер сыердан 6500 кг сөт савып алу планы билгеләнгән. Бу . күрсәткечкә ирешү өчен хайваннарның азыкка ихтыяҗ күрсәткечләре билгеләнергә тиеш.

Яңа тукландыру стандартлары буенча терлекләрнең азыкка булган ихтыяҗын исәпкә алу һәм азыкның туклыклылыгын бәяләү коры азыктагы алмашыну энергиясендә башкарылачак. Азыкта алмашыну энергиясе күбрәк булган саен, сыерларның продуктивлыгы да югарырак була. 1 литр сөт җитештерү өчен уртача 700 г коры матдә кирәк. Коры матдәдә энергия микъдары түбәнрәк булган саен, продукция җитештерүгә чыгымнар да күбрәк тотыла.

«Азык базасын планлаштырганда без терлек рационында азык нисбәтенең фәнни-нигезләнгән структурасын сакларга тиеш. Терлек азыгының мондый нисбәте терлекләрнең югары продуктивлыгын һәм сәламәтлеге яхшы булуын тәэмин итә", - дип аңлатты Ленар Гарипов.

Сыерларның уртача еллык сөт продуктивлыгын 6500-7000 литр дәрәҗәсендә планлаштыру һәм авыл хуҗалыгы оешмаларында терлекләрнең баш санын җитәрлек күләмдә тәэмин итү өчен республика буенча 4,1 млн.тонна сенаж, 3,7 млн. тонна силос, 0,7 млн. тонна печән әзерләргә кирәк.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов терлекләрнең сәламәтлеге өчен азыкның дөрес әзерләнергә тиешлегенә игътибар юнәлтте.

Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, терлекләрнең сәламәтлеге һәм гомер озынлыгы баланслы туклануга да бәйле. Ветеринария табиблары йогышлы авыруларны профилактикалау белән шөгыльләнергә тиеш. Калган авыруларны яхшы ашату һәм карау белән җиңәргә була

Үз чыгышында Алмаз Хисаметдинов «Восток» ҖЧҖенең азык үзәгенә игътибар итәргә кушты: «Бүген республикада азык үзәкләреннән файдалану буенча уңай тәҗрибә бар. Кукмара районының «Восток» ҖЧҖендә азык үзәген эшләтеп җибәргәннән соң ветеринария препаратларына чыгымнар 60%ка кимегән. Бу уңай тәҗрибәдән барлык җитәкчеләргә дә файдаланырга кирәк", - дип өстәде Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы.

Чара азагында Марат Җәббаров районнардан терлек азыгы әзерләүне оештыруга, шулай ук терлек азыгы җыю техникасын, силос траншеяларын әзерләүгә, яшел массаны вакытында салуга, терлек азыгының туклыклылыгын билгеләүгә һәм терлекләрнең аңа ихтыяҗын тәэмин итүгә мөмкин кадәр җитди һәм җаваплы карауларын сорады. “Сыйфатлы азык сезгә акчагызны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк һәм сөт, ит җитештерүнең табышлылыгын арттырачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International