Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең Ютазы җирле бүлекчәсе үз сафларында 25 кешене берләштерә. Ютазы коммунистлары белән очрашуга КПРФның Баулы һәм Бөгелмә бүлекләре вәкилләре Азат Садыйков һәм Валерий Натальин да килгән иде. КПРФ җирле бүлекчәсе рәисе Валентина Шмуровец җыелучылар алдында бер ел эчендә башкарылган эшләр турында хисап тотты. Аннан соң бүлекнең контроль-ревизия комиссиясе әгъзасы Наил Мостафинның финанс отчеты тыңланды. Тавышка чыгарылган мәсьәләләр арасында КПРФның Ютазы җирле бүлеге комитетының һәм контроль-ревизия комиссиясенең яңа составларын, комитет әгъзаларына кандидатлар һәм партия конференциясенә делегатлар сайланды.