Ютазы районы администрациясендә узган киңәшмәдә яңа җитәкчеләр тәкъдим ителде

2020 елның 1 июне, дүшәмбе
Бүген чираттагы оператив киңәшмәдә яңа кадрлар билгеләнде. Архив бүлеге җитәкчесе вазыйфасына Лилия Җәүдәт кызы Гәрәева, Кәрәкәшле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Альфред Габделрәшит улы Дәүләтгәрәев, Бәйрәкә - Тамак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Фларис Варис улы Әхмәтов тәкъдим ителде. Аннары оператив рәвештә район прокуратурасының 2019 елгы эш нәтиҗәләре турында район прокуроры Тимур Модестович Фатыйхов сөйләде һәм 2019-2020 уку елына башлангыч нәтиҗәләрне район мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Миңнеяр кызы Гыйләҗева ясады. Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/tema-dnya/na-soveshchanii-v-administratsii-yutazinskogo-rayona-predstavleny-novye-rukovoditeli
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International