Ютазы районы балалары өчен бәйрәм күчтәнәчләре

2 июнь 2020 ел., сишәмбе
Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Урыссу бистәсе малайлары һәм кызлары шәхси эшмәкәрләрдән татлы тәм-томнар алдылар. Шәхси эшмәкәрләр Нияз Биктимеров, Валентина Сорокина, Ләйсән Кубашева, Гүзәл Галиева, Эльмира Гатиятуллина, Эльза Полтева, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре җәйге каникулларның беренче көнен Чкалов исемендәге паркларда, «Гаилә», «Яңарыш» паркларында, Фәнис Кәримов, Пушкин, Урыссу урамнарындагы балалар уен мәйданчыкларында каршы алган балаларга бәйрәм бүләкләре өләштеләр. "Барлыгы 223 туңдырма, 200 чуп-чупс, 100 сок төргәге таратылды», - дип хәбәр итте “Гармония” үзәге белгече Илвира Абашева. Бүген, шулай ук, авыр тормыш хәлендә калган күп балалы сигез гаиләдә тәрбияләнүче балалар да  «Магнит» кибетләре челтәреннән азык-төлек җыелмасы кабул итеп алдылар. Илмира ГАЛИЕВА Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/prazdnichnye-gostintsy-dlya-detey-yutazinskogo-rayona
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International