Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Ютазы районы аграрчылары көнүзәк эшләр турында киңәшмә уздырды
2020 елның 2 июне, сишәмбе
Шушы көннәрдә “Нәбиуллин” фермер хуҗалыгы базасында агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм белгечләренең опрератив киңәшмәсе үтте. Алар терлек азыгы туплау, азык өчен базларны әзерләү, кырларда гербицид белән эшләү, чиста парларны эшкәртү һәм, әлбәттә, терлекләрне тәрбияләү турында сөйләште. Чара район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин рәислегендә узды. “Нәбиуллин” фермер хуҗалыгының җәйләвендә җитәкчеләр бозауларны үстерү технологиясенә аеруча зур игътибар бирде. Чараның пленар өлеше көндәлек савым белән бәйле күрсәткечләрдән башланды. Әйтик, чара узган көнне “АгроМир” җәмгыятендә көнлек савым, моннан алдагы елның шушы чорына караганда, 1500 тоннага кимрәк иде. Район җитәкчелеге һәм җирле белгечләр әлеге тискәре күренешнең сәбәпләрен эзләде. Киңәшмәдә, шулай ук, сүз мөгезле эре терлек, аеруча сыерлар санын киметмәү, тәүлеклек артымны арттыру өстендә эшләү, маллар үлеменә юл куймау турында да барды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Андрей Борисов хезмәттәшләренең игътибарын печән һәм сенаж хәзерләү технологиясенә җәлеп итте. Ул сусыл азык базларын тәртипкә китерү мөһимлеген дә искәртте. Югарыда әйтелгән көнүзәк эшләрдән тыш, бөртекле культураларны тукландыру һәм химик утау, терлек азыгы культураларының рәт араларын һәм чиста парларны эшкәртү турында да киңәш-табыш коруга багышланган киңәшмәгә чакырып, ике тапкыр телефонограмма бирелүгә карамастан, район чарасын инкяр иткән хезмәт коллективлары да булды. Аграрчыларның дисциплинасын район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин кискен тәнкыйть утына тотта. Илмира ГАЛИЕВА
Тулырак мәгълүмат:
http://yutazy.ru/news/aktual/yutazy-rayony-agrarchylary-knzk-eshlr-turynda-kishm-uzdyrdy
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Без көч кулланмыйча тынычлык яклы: куркынычсызлык һәм җаваплылык турында диалог
Кәрәкәшле авылы мәдәният йортында яшьләрдә иминлек һәм иҗтимагый тынычлык мәсьәләләренә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән «Көч кулланусыз дөнья» дип аталган мәгълүмат сәгате булып узды.
Якташларның хезмәт батырлыгы
Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында Ташкичү авыл китапханәсе авылдашлары өчен "Безнең як үз хезмәте белән хезмәт батырлыгына лаек!» дип исемләнгән чара үткәрде.
Хөрмәтле Ютазы районы халкы!
«Россия тимер юллары» боерыгы белән расланган «Кабель челтәрләренең, сигнализация, үзәкләштерү һәм блоклау, элемтә һәм электр белән тәэмин итү җайланмаларының сакланышын тәэмин итү Регламенты»ның 4.1 пунктын үтәү кысаларында
Квалификация күтәрү-коррупциягә каршы нәтиҗәле көрәшнең ачкычы
Муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри һәм идарә итү компетентлыгын үстерүнең иң мөһим шарты - аларның квалификациясен системалы һәм өзлексез күтәрү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз