Ютазы районы кырларында чәчүлекләр кабул ителә

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Бу атнада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ТР буенча “Россельхозцентр” оешмасының Ютазы бүлеге белгечләре һәм агротармак ветераннарыннан төзелгән комиссия чәчүлекләрне кабул итү белән мәшгуль. Кичә алар “Уңыш” һәм Тукай исемендәге җәмгыятьләрнең иген кырларында булды һәм сабан культуралары шытымнарының торышын тикшерде. Шулай ук, көзге игеннәр өлгереше дә игътибарга алынды. Комиссия чәчүлекләрнең куелыгын, чәчәү тирәнлеген, кырларның юл буеннан эшкәртелүен бәяләде. Игеннәрнең нинди төр ашламалар белән тукландырылуы һәм гербицидлар белән эшкәртелүе дә өйрәнелде. Әлбәттә, кырлар культурасы ахыргы бәяне чыгарганда зур роль уйнады. Чәчүлекләрне кабул итү чарасында ике агроколлектив җитәкчеләре һәм кырчылык тармагы белгечләреннән тыш, механизаторларның шәхсән үзләре дә катнашуы аңың тагын да әһәмиятен арттырды. Илмира ГАЛИЕВА. Автор фотолары  
Тулырак: http://yutazy.ru/news/avyil-hu%D2%97alyigyi/yutazy-rayony-kyrlarynda-chchleklr-kabul-itel

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International