Бүген район үзәгенең Солнечный микрорайонында урнашкан “Яңарыш” паркында бюджет оешмалары хезмәткәрләре өмә оештырды. Күмәк көч белән алар туфракны тигезләп, паркның билгеле бер территориясендә төзекләндерү эшләре башкарды. Өмәдә катнашучыларга техник ярдәмне “Төзекләндерү” МУП һәм “Электросоединитель” заводы күрсәтте. Илмира ГАЛИЕВА, автор фотосы
Тулырак: http://yutazy.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/uryssu-bistsendge-yaarysh-parkynda-m