Балалар лагерьлары янгын куркынычсызлыгы дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләренең аерым контроле астында

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Уку елы ахырында Ютазы районы уку йортларында тәрбияләнүчеләр җәйге сәламәтләндерү лагерьларында каникулларның бер өлешен үткәрәләр. Сезонлы характердагы, объектларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүнең катлаулы шартларын исәпкә алып, ел саен җәйге сәламәтләндерү, белем бирү сезоны башланыр алдыннан шәһәр читендәге җәйге лагерьларның янгынга каршы торышына аерым игътибар бирелә. Яңа коронавирус йогышы таралу куркынычы янауга бәйле рәвештә, РФ Хөкүмәте, килеп туган авыр ситуацияне исәпкә алып, юридик затлар өчен Икътисадый ярдәм чараларын кертте, шул исәптән 2020 елның 3 апрелендәге «2020 елда дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында» 438 санлы РФ Хөкүмәте карары нигезендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) чараларын киметү, шулай ук 2020 елда тикшерү үткәргәндә бары тик дистанцион үзара бәйләнештән (дистанцион тикшерү) файдалану гына билгеләнде. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 3 апрелендәге 438 санлы карарының 2 пункты нигезендә, 2020 елның 25 маеннан 29 маена кадәр «Дубравушка» балалар сәламәтләндерү лагере муниципаль бюджет учреждениеясенә карата, дистанцион хезмәттәшлек чараларын кулланып, планлы документар тикшерү үткәрелде. Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәре тарафыннан әлеге категория объектлары өчен эшләнгән тикшерү кәгазе нигезендә янгынга каршы чаралар үтәлеше тикшерелде. Чара нәтиҗәләре буенча учреждение җитәкчесе белән янгын куркынычсызлыгы чаралары турында өстәмә инструктаж үткәрелде, шулай ук тикшерү акты тапшырылды.

Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/sotsialnyiy-rakurs/pozharnaya-bezopasnost-detskikh-lagerey-pod-osobym-kontrolem-sotrudnikov-gosudarstvennogo-pozharnogo-nadzora

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International