Тәрбиягә бала алган ата-аналар мәктәбендә укырга кирәк, әгәр син:
- баланы уллыкка (кызлыкка) алырга;
- баланы опекага (попечительлеккә) алырга;
- тәрбиягә бала алыначак гаилә төзергә теләсәң.
Тәрбиягә бала алырга теләүчеләргә мәктәптә: кандидатның баланы кабул итүгә әзерлеген бәяләргә булышалар; уллыкка алу һәм опекага (попечительлеккә) алу өлкәсендәге законнар белән танышалар; балалар һәм өлкәннәр адаптация чорында да, аннан соң да очраша торган психологик кыенлыклар турында сөйлиләр.
Балалар гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Бөгелмә шәһәренең гаилә коруына ярдәм итү үзәге 423230 ТР Бөгелмә шәһәре, М. Җәлил урамы, 21 Телефон, факс: 8 (85594) 4-10-04, 4-32-90
Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/poleznoe/komu-neobkhodimo-obuchenie-v-shkole-priemnykh-roditeley