Бәйрәкәле Лотфулла ага Зариповны туган җире яшәтә

2020 елның 5 июне, җомга

Туган авылы Бәйрәкәдән бары тик берничә елга – Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәргә генә аерылып торган Лотфулла Сәйфулла улы Зариповка 90 яшь тулды. - Мни гади крестьян гаиләсендә туганмын. Кечкенә чагымда әби белән үссәм дә, 3-4 яшемдә үк әтигә ияреп эшкә йөргәнемне хәтерлим. Әти тимерчелектә эшләде. Әни бер караңгыдан алып икенче караңгыга кадәр кырда эштә булды, - дип балачак елларын искә ала юбиляр. Әмма Лотфулла аганың хәтерендә нык уелып калган вакыйгалар 1936 елда булган корылык белән бәйле. «Кырлар кысыр калды – ашлык уңмады, терлек азыгы үсмәде. Ашатырга булмагач сыерны кыш алып чыга алмадык...», - дип сөйли чал чәчле ветеран. Лотфулла Зарипов тәүге тапкыр мәктәпкә барган 1938 елда Бәйрәкә мәктәбендә дүрт беренче сыйныф ачыла. Аларның һәрберсендә 25 бала белем ала. «Укырга китап та, язарга дәфтәр дә юк иде», - ди газетабыз кунагы. Лотфулла Зарипов хезмәт юлын колхозда башлый. Тын океан флотында хезмәт итә. Арча авыл хуҗалыгы училишесында комбайнчылар курсында укып кайткач, Бәйрәкә машина-трактор станциясендә эшләвен дәвам итә. Шулай да гомеренең иң күп өлешен ул Бәйрәкә участок хастаханәсенә багышлый: лаеклы ялга чыкканчы шофер булып эшли. Лотфулла Сәйфулла улы Зариповны зур юбилее белән район җитәкчелеге исеменнән Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина, беренчел ветераннар оешмасы җитәкчесе Әлфия Хаҗиева тәбрик итте. Юбиляр чын күңелдән әйтелгән изге теләклләр белән бергә кыйммәтле бүләкләр дә кабул итте.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/byrkle-lotfulla-aga-zaripovny-tugan-ire-yasht

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International