Начар метеорологик күренешләр турында кисәтү

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча:

 

2020 елның 9 июнендә 10 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр.

2020 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә көндез һәм кич урыны белән яшен, көньяк-көнчыгыштан секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил, урыны белән секундына 19-24 метрга кадәр көчле җил, көчле яңгыр, яшен булуы ихтимал.

2020 елның 9 июнендә Казанда көндез һәм кич урыны белән яшен, көчәйгәндә 15 метрга кадәр көчле җил, урыны белән 16-21 метрга кадәр көчле җил.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, урында калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил вакытында сез урамда калсагыз җир асты кичүенә яисә подъездларга кереп качырга киңәш итәбез. Йорт диварлары янында көчле җилдән качырга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары өстегезгә төшәргә мөмкин. Бу, шулай ук, җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән очаклар зур куркыныч тудыра ала.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә кагылу, тотынып тору куркыныч.

6. Җил белән ватылган пыялалар, югары катлардан авып төшүче тәрәзәләр, шулай ук декор элементлары да сезнең өчен куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч тагы да арта.

7. Йорттагы, балконнардагы һәм лоджияларда барлык тәрәзәләрне тыгызлап ябыгыз.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшен вакытында:

Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда барганда яшенле яңгыр башланса, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкка китегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроникага да яшен үтеп

керү мөмкинлеге бар. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм көннең яхшырганын көтәргә кирәк.

Әгәр яшен вакытында сез ачык һавада калсагыз, җиргә яту киңәш ителә (комлы яки ташлы грунка), мөмкин булганча, түбәнлектә. Сезнең янәшәгездә елга, күл яки буа булмавы яхшырак, чөнки су яшенне үткәрүчән, ә суня шен сукса ул 100 метр радиуска кадәр тарала ала.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга киңәш ителә.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт «101,112» ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе, шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International