Ютазы районы халыкны социаль яклау хезмәте коллективы үзенең һөнәри бәйрәмен - социаль хезмәткәр көнен лаеклы каршылый. Район социаль яклау хезмәте коллективы 40 кешедән тора һәм гражданнарның барлык катламнарын колачлый. Контракт нигезендә халыкка матди ярдәм күрсәтү, льготникларга федераль һәм төбәк пособиеләр билгеләү, өйгә барып хезмәт күрсәтү, балаларга һәм гаиләләргә социаль һәм юридик ярдәм күрсәтү, социаль имин булмаган гаиләләне контрольдә тоту... - бу хәзерге җәмгыятьтә социаль хезмәткәрләр башкара торган эшләрнең тулы исемлеге.
- Ел саен безнең ведомство аша 10 меңнән артык кеше төрле характердагы матди ярдәм ала. Бүгенге көндә безнең хезмәткәрләр 148 кешегә өйгә барып хезмәт күрсәтә. Алар арасында Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, пенсионерлар һәм инвалидлар бар. Моннан тыш, «өлкән буын» проекты буенча «Демография» милли проекты кысаларында, агымдагы елда район хастаханәсенә 65 яшьтән өлкәнрәк 540 кеше диспансерлаштыруга китерелде. Әлбәттә, коронавирус инфекциясе аркасында бу эш туктатылган
иде, әмма безнең коллектив өлкән буын кешеләренә бу пандемияне кичерергә зур ярдәм күрсәтә, - дип билгеләп үтте район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зәрия Рәшитова. Коллективны чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз!
Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/s-vashey-pomoshchyu-mir-stanovitsya-dobree