2020 елгы язгы кыр эшләрен башкару нәтиҗәләре турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов сөйләде. Районның баш ветеринария табибы Евгений Мишурняев «Ютазы РДВБ» ДБУнең 2019 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады. Үлән чабу, административ комиссия тарафыннан түләттерү буенча мәгълүматны инфраструктура үсеше буенча район башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Равил Шәрипов бирде.