Кичә Ютазы районы волонтерлары ТР Хөкүмәте инициативасы белән “Ярдәм янәшә” хәйрия акциясе кысаларында оештырылган гуманитар ярдәмнең өченче партиясен – 360 данә азык-төлек җыелмасын кабул итеп алды. Алар коронавирус пандемиясе аркасында авыр тормыш шартларында калган күп балалы, асрамага бала алган, соцаиль имин булмаган гаиләләргә, аз керемле пенсионерларга һәм табышларын югалткан үзмәшгульләргә кичәле-бүгенге азык-төлек җыелмалары тарата. Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Валеев сүзләренә караганда, алар җирлегендә дәүләтнең әлеге гуманитар ярдәмен җиде кеше кабул итә. Алар – күп балалы һәм асрамага алган гаиләләр һәм аз керемле бер пенсионер. Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары
Тулырак: http://yutazy.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/yutazy-rayony-yashchelre-gumanitar-yardm-aluny-dvam-it