Ютазы районы агросәнәгать тармагы җитәкчеләре – иген кырларында

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

Агымдагы атнада агропредприятие җитәкчеләре Ютазы районының чәчүлекләре белән таныштылар. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин катнашты. Маршрут барлык диярлек хуҗалык кырлары аша узды. Әбсәләм, Димтамак, Акбаш, Ютазы, Алма-Ата, Кәрәкәшле, Урал, Ташкичү, Кече Урыссу, Иске Урыссу, Бәйрәкә авыллары территориясендә урнашкан көзге һәм язгы культураларның торышы җитәкчеләрдә канәгатьлек хисе уятты. Чара барышында алар чәчүлекләрне тәрбияләү, терлек азыгы туплау, чиста парларны эшкәртү, карт күпьеллык үләннәрне сөрү, ашлык комбайннарын ремонтлау һәм башка көнүзәк сораулар турында киңәш-табыш кордылар. Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары
Тулырак: http://yutazy.ru/news/avyil-hu%D2%97alyigyi/yutazy-rayony-agrosngat-tarmagy-itkchelre-igen-kyrlarynda

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International