Кичә район һәм сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре районда булган бердәнбер балаларны сәламәтләндерү лагереның җәйге сезонга хәзерлеген тикшерде. Чара барышында район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин лагерьны ремотлау буенча шактый җитешсезлекләрне ачыклады һәм тиешле хезмәт вәкилләренә аларны санаулы көннәр эчендә юк итәргә кушты. Быел “Дубравушка” балалар лагерен ремонтлауда районның барлык диярлек сәнәгать предприятиеләре катнашты: Әпсәләм комбинаты, “Әбсәләм-Волма” җәмгыяте, “Электросоединитель”, Урыссу химия заводлары, УПНМ, “Төзекләндерү” МУП, Ютазы элеваторы һәм башкалар. Һәм алар арасыннан үзләренә йөкләнгән вазифаны җиренә җиткереп башкарган хезмәт коллективлары җитәкчеләре район башкарма комитетының рәхмәт хатлары белән билгеләнде. Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары
Тулырак: http://yutazy.ru/news/aktual/yutazy-rayonyny-dubravushka-lagere-balalarny-kabul-itrg-zerme