Ютазы районында - механизаторлар конкурсы

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Кичә «Уңыш» җәмгыяте басуында район механизаторлары өчен чираттагы конкурс узды. Илдә коронавирус инфекциясе белән бәйле киеренке хәл аркасында, республика шәһәрләрендә һәм районнарында Сабан туйлары үткәрү тыелды. Халыкның иминлеген тәэмин итү максатларында күрелгән мондый чараларны аңлау кыен түгел. Шул ук вакытта язгы кыр эшләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән авыл хезмәтчәннәренең хезмәте мактауга лаек. Район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин чараны җитештерү алдынгыларын хөрмәтләүдән башлады. Ул 2020 елгы язгы кыр эшләрен башкаруда иң яхшы дип танылган авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, механизаторларга, шулай ук ел дәвамында иң күп сөт җитештерүче сыер савучыларга акчалата премияләр тапшырды. Эш көнен җир эшкәртүчеләр дәвам итте. Алар үзләренә беркетелгән мәйданда җир сөрү буенча көч сынаштылар. Иң оста сабанчы исеме өчен көрәш барган арада, район мәдәният йорты артистлары җирбагарлар өчен үзләренең җырларын башкардылар. Чараны оештыручылар беркемне дә бүләксез калдырмады. Ниһаять, ярышларның кызу көне ахырына якынлашты. Җиңү пьедесталына иң яхшы механизаторлар күтәрелде. Кемнәр икән соң алар ? Бу хакта район газетасы битләрендә укырга мөмкин булачак. Әлбәттә, әгәр дә сез безнең әбүнәче булып торсагыз...

Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/tema-dnya/konkurs-mekhanizatorov-v-yutazinskom-rayone

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International