Ютазы районында социаль ятимнәр саны ни өчен арта? Чөнки ата-аналар балаларына караганда аракыны ныграк ярата

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында каралган ике административ эш асоциаль яшәү рәвеше алып баручы ата-аналарга кагылды. Ютазы гаиләләренең берсендә өч бала үсә. Әмма бу балалар бәхетлеме? Ана булган кеше еш кына эчүгә сабыша, өйдән берничә көнгә чыгып югала. Моннан тыш, баласына зыян китерү белән янаган хатын-кызга җинаять эше кузгатылган һәм ул мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән. Әмма бу вазгыять тә аның өчен сабак булмаган. Тормыш рәвешен үзгәртмәгән хатын-кызны штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартуга карамастан, комиссия әгъзалары аны әни булу хокукыннан мәхрүм итү өчен судка мөрәҗәгать итәчәкләре турында белдерде. Икенче гаилә Урыссу бистәсендә яши. Тәрбияләрендә ике бала булуга карамастан, ире һәм хатыны икәүләп эчәләр. Бу атнада аларның "күңелле гастрольләре" тәмамланды – балигъ булмаган ике бала гаиләдән мәҗбүри алынды һәм вакытлыча туганнарына урнаштырылды. Комиссия әгъзалары сүзләренә караганда, аларның язмышы тиздән хәл ителәчәк. Чөнки бу балаларның ата-аналары берничә тапкыр җавап тотуга җәлеп ителде инде.

Тулырак мәгълүмат:http://yutazy.ru/news/na-strazhe-zakona/v-yutazinskom-rayone-rastet-kolichestvo-sotsialnykh-sirot-pochemu-potomu-chto-roditeli-bolshe-lyubyat-vodku-chem-krovnykh-detey

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International