Начар метеорологик күренешләр турында шторм кисәтүе

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча:

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 12 июнендә 08 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләр комплексы турында

шторм кисәтүе:

Татарстан Республикасы территориясендә көндез һәм кич белән 2020 елның 12 июнендә яшен, көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр көчле җил, урыны белән секундына 24 метрга кадәр көчле җил, көчле яңгыр, урыны белән боз яварга мөмкин.

Казанда 2020 елның 12 июнендә көндез урыны белән көчле яңгыр, яшен, көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка киңәш итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, бина эчендә булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил вакытында сез урамда калгансыз икән, җир асты кичүләрендә яки подъездларда яшеренергә киңәш итәбез. Йорт стеналары янында көчле җилдән яшеренергә кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары килеп төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җилдән сынган ботаклар куркыныч тудырырга мөмкин.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләр янына килү куркыныч.

 

6. Югары кат тәрәзәләреннән килеп төшкән пыялалар, шулай ук җил нәтиҗәсендә төшкән декор элементлары куркыныч тудырырга мөмкин.

Мондый куркыныч төзелә башлаган яки ремонтлана торган биналар янында арта.

7. Торакның барлык тәрәзәләрен тыгызлап ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышкы якка егылып төшәрлек предметларны алу зарур.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшен вакытында:

Әгәр дә сез велосипедта яки мотоциклда барганда яшенле яңгыр явып китсә, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта яшен узганын көтеп торыгыз. Автомобильдә хәрәкәтне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электрониканың эше бозылуы бар. Туктау, машинаның тәрәзәләрен ябу һәм яңгыр узуын көтү зарур.

Әгәр яшен вакытында сез ачык урында торсагыз, җиргә (комлы яки ташлы грунтка), мөмкин булган кадәр түбәнлектә ятарга киңәш ителә. Сезнең янәшәгездә елга, күл яки буа булмасын, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булу зарур.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Теләсә нинди хәвеф-хәтәр, бәла-каза очрагында, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International