Россиянең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән көн илебезнең бердәмлеген, иреген һәм бәйсезлеген символлаштыра. Бу көн, Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге өчен безнең уртак җаваплылык, икътисадый иминлек, социаль тотрыклылык турында искә төшерә. Без Ватаныбызның күп гасырлык тарихы, бай рухи һәм мәдәни мирасы, Россия, Татарстан Республикасы һәм Ютазы районы иминлеге өчен намуслы хезмәт куйган якташларыбыз белән горурланабыз.
Кадерле ютазылылар! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, тотрыклылык һәм иминлек, данлы тарихыбызга һәм бөек илебезнең бүгенге көненә хөрмәт белән карауны телим!
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе А.Ә. Шафигуллин