Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары территориаль бүлеге тарафыннан 2020 елның 5 июненнән алып 19 июненә кадәр балалар ялы хезмәтләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультация оештырылган.
Халыктан шалтыратулар көн саен «кайнар линия» гә 8(85569)5-63-63, 8(85569)5-63-62 телефоннары аша, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, 9-00 сәгатьтән 16-00 сәгатькә кадәр кабул ителә (12-00 сәгатьтән 13-00 сәгатькә кадәр тәнәфес).