Роспотребнадзорда Ютазы эшкуарлары өчен Бөтенроссия "ачык ишекләр көне" узачак

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның мәгълүмати дәрәҗәсен күтәрү максатларында , 2020 елның 18 июнендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Роспотребнадзорның ТР буенча (Татарстан) Идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарындагы территориаль бүлегендә (Баулы ш., Ленин ур., 27 йорт) «ачык ишекләр» көне үткәрелә.

Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе (Covid-19) таралуны кисәтү максатларында, эшкуарларны бердәм «ачык ишекләр көне”ндә кабул итү 8(85569)5-63-63, 5-63-62 телефоннары аша (2020 елның 18 маеннан 2020 елның 19 маена кадәр, төшке ял вакыты 12.00 сәгатьтән 12 сәгать 45 минутка кадәр) алдан язылу буенча башкарылачак. Бу җәһәттән кызыксындырган сорауны күрсәтү зарур.

Консультациягә язылган эшмәкәрләргә Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлегенә килгәндә, сулыш органнарын һәм кулларны саклау шәхси чараларын (битлекләр, ресираторлар, перчаткалар) файдалану зарур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International