РОССИЯНЕ АКЫЛ БЕЛӘН: ХАЛЫК САНЫН АЛУ ТУРЫНДА ОНЛАЙН-ВИКТОРИНА БАШЛАНА

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Уен - ул иң яхшы танып белү ысулы, дип саный танылган интеллектуаль уеннар остасы һәм аларны популярлаштыручы Максим Поташев. Нәкъ менә ул Бөтенроссия халык санын алу сайтында старт алган «Россия: кешеләр, саннар, фактлар» дигән яңа онлайн-викторинаның сораулары мөхәррире булган. Уенда һәркем катнаша ала, әмма уеннар үткәрү чоры чикләнгән. Иң “башлылар” акчалата бүләкләр алачак.

Стартка! Киләсе Бөтенроссия халык санын алу илебез тарихында беренче цифрлы сан алу булачак,шуңа күрә халык санын алуга багышланган викторинаның да интернетта узачагы аңлашыла. Шулай итеп, «Россия: кешеләр, саннар, фактлар» онлайн-уены дүшәмбе, 15 июньдә, Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә ВПН-2020 сайтында башлана.

Бу инде Бөтенроссия халык санын алу темасына интеллектуаль ярышлар сериясеннән икенче уен. Викторинада 85 сорау - Россия регионнары саны буенча. Барлык сораулар халык санын алу, статистика, илебезнең республикалары, крайлары һәм өлкәләре турында кызыклы фактлар, шулай ук халык санын алу тарихы белән бәйле.

Игътибар! Ярышларда катнашу өчен махсус форма тутырып һәм электрон почта адресын күрсәтеп, strana2020.ru сайтында теркәлергә кирәк. Аннары тәкъдим ителгән сорауларга җавап бирү зарур. Җаваплар  19 июньгә, Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк. Иң күп сорауга тиз вакыт эчендә дөрес җаваплар биргән өч җиңүче билгеләнәчәк. Һәр җиңүчегә акчалата бүләк суммасы 7000 сум тәшкил итә.

Марш! Интеллектуаль уен сорауларына дөрес җаваплар һәм җиңүчеләрнең исемнәре ВПН-2020 сайтында уеннар башланганнан соң җиде көннән дә соңга калмыйча басылып чыгачак. Киләсе викториналарны үткәрү вакыты турында мәгълүмат Бөтенроссия халык санын алу сайтында һәм ВПН-2020 социаль челтәрләре битләрендә урнаштырылачак.

Россия халкы саны һәм структурасы турында актуальләштерелгән мәгълүмат Бөтенроссия халык санын алуны уздырганнан соң алыначак.  Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы 2020 елның 1-31 октябрендә узачак дип планлаштырылган иде. Илдәге катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, Росстат аны 2021 елга күчерү тәкъдиме белән чыкты. Бөтенроссия халык санын алу цифрлы технологияләр кулланып узачак. Халык санын алуның төп яңалыгы - Россия халкы тарафыннан дәүләт хезмәтләре порталында (Gosuslugi.ru) электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге. Торакларга кереп йөргәндә халык исәбен алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачак. Шулай ук исәпкә алу участокларында, шул исәптән «Мои документы» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре биналарында да исәпкә алырга мөмкин булачак.

ВПН-2020 медиаофисы

media@strana2020.ru

www.strana2020.ru     

+7 (495) 933-31-94

https://www.facebook.com/strana 2020

https://vk.com/strana2020 https://ok.ru/strana2020

https://www.instagram.com/strana2020 youtube.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International