Ютазы авылында чиркәү нигезенә капсула салынды

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

2020 елның 14 июнендә Ютазы авылында Севастиянең кырык газапланучысы хөрмәтенә төзелә торган гыйбадәтханәгә истәлекле юллама салынган капсула салынды. Гыйбадәтне Мефодий епискобы, Рус Православие чиркәве архиерее, Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы җитәкләде. Гыйбадәт кылганнан соң владыка Мефодий, кем хөрмәтенә һәм чиркәүгә нигез салынган датаны искә төшереп торган юллама белән капсуланы киләчәктә алтарь урнаштырылачак чокырга салды. Тантаналы өлештән соң ул чиркәү төзелеше иганәчеләре бертуган Рудоковларга рәхмәт хатлары тапшырды һәм дин тотучыларны чиркәүне төзеп бетерүдә кулдан килгәнчә өлеш кертергә чакырды. Капсула салуда катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Самонина владыка Мефодийга безнең районга килгән өчен рәхмәт белдерде һәм истәлекле бүләк тапшырды. Ул шулай ук тиздән Ютазы районында бу изге эшкә иганә җыю буенча хәйрия марафоны узачагын хәбәр итте. Сүз уңаенда, Ютазы авыл җирлеге башлыгы Рәис Галимов сүзләренә караганда, Ютазы халкы үзләре чиркәү төзү өчен 100 мең сум тирәсе акча җыярга да өлгергән. Гыйбадәтханәне киләсе елда төзеп бетерү күздә тотыла. Ильмира ГАЛИЕВА, автор фотосы
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International