Россия туган көнендә Ютазы районында яңа гаилә туды

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Ютазы районы башкарма комитетының загс бүлеге яңа никах – Максим Рыжков һәм Анастасия Сәетгалина гаиләсен теркәде.  

Россия көне уңаеннан тантаналы язылышуда кияү белән кәләшнең әти-әниләре һәм туганнары, әлбәттә, Роспотребнадзор таләпләренә тәңгәл килгән күләмдә генә катнашты. Әмма яшьләрнең бүген кәефен бернидә боза алмады. Загс бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхертдинова аларны Россия Федерациясенең Гаилә кодексы нигезендә ир белән хатын дип игълан иткәндә дә, пар балдаклар алышканда да, беренче гаилә вальсы биегәндә дә яңа туган Рыжковлар гаиләсе – Максим һәм Анастасия күзләрендә бәхет чаткылары балкыды.

Яшь гаилә район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин исеменнән дә истәлеккә бүләк кабул итте. “Бүген сезнең йөрәкләрне җылыта торган хисләрне гомер буе саклап яшәгез! Тормышыгызны үзара киңәшләшеп, бер-берегезне хуплап корыгыз. Мәхәббәт белән нигезе салынган йортыгыз бәхетле сабыйлар авазыннан яңгырап торсын!” – диелгән Аяз Әдип улы имзасы куелган котлау хатында. Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International