Район үзәгендәге Урыссу урамының “Олимп” спорт мәктәбеннән алып “Урыссу” сәнәгать паркына кадәр алып бара торган җәяүлеләр юлының никадәр алама хәлгә җитүен әле күпләр онытмагандыр.
Ниһаять, төзекләндерү чаралары Урыссу бистәсенең әлеге өлешенә дә килеп җитте. Күптән түгел генә төзелеше тәмамланган тротуар – Урыссу бистәсе яшәүчеләре җыйган үзара салым хисабына төзелгән беренче объект. Җәяүлеләр өчен юллар төзелеше район үзәгенең Солнечный микрорайонында да, Ютазы авылында да дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Урыссу халкы түләгән үзара салым акчасы, республика бюджетыннан дүрт тапкырга артып кайтып, тулы күләмдә район үзәге урамнарында тротуарлар төзүгә сарыф ителә. Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары