Әбсәләм авылыннан Әминә Мифтаховага – 90 яшь

2020 елның 16 июне, сишәмбе

Әбсәләм авылында гомер итүче хезмәт ветераны Әминә Габдрахман кызы Мифтахованың ике туган көне – 1930 елның 1 маенда, бәйрәм демонстрациясе вакытында дөньяга килгән сабыйның туган көнен 13 июньдә генә законлаштыра алалар. Кечкенәдән бик чая һәм үткер булып үсә ул. Мәктәптә дә яхшы укый. Укытучылар җыелыш уздырганда, 7 сыйныф укучысы Әминәне юкка гына сыйныфта укытуычы итеп калдырмыйлар. “Балаларны математикадан укыта идем. Кечкенәдән шул төгәл фәнгә гашыйк булдым”, - дип балачагын искә төшергән юбиляр югары уку йортында физика-математика факультетын тәмамлый. Әминә Габдрахман кызы бар гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган мөгаллимә. Бүген дә әле укытучыларга гына хас булган таләпчәнлеген һәм мөлаемлыгын, тыйнаклыгын һәм үҗәтлеген югалтмаган ул. Һәр сүзендә акыл һәм сабырлык чагылган Әминә Мифтахованы балалары гына түгел, авылдашлары да бик хөрмәт итә. Аның олуг юбилей көнендә дә йортын тутырып кунаклар җыелды. Ветеран укытучы район башлыгы урынбасары Зөлфия Әгълиевадан чәчәк бәйләме кабул итте. Район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова РФ Президенты Владимир Путиннан кайнар сәламнәр тапшырды. Әбсәләм авыл җирлеге башлыгы вазифаларын үтәүче Гөлназ Кубашева, беренчел ветераннар оешмасы рәисе Миңнегөл Мостафина озын гомерле Әминә Габдрахман кызына ихлас теләкләрен теләде. Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары 
Тулырак: http://yutazy.ru/news/aktual/bslm-avylynnan-min-miftakhovaga-90-yash

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International