Район Советы утырышы ТАССРның 100 еллыгына багышланды

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

Ютазы район Советының III чакырылыш чираттан тыш утырышы "Автономияле Татар Социалистик Республикасы турында"гы декретка кул куелуга 100 ел тулуга багышланган иде. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин, район Советы депутатлары һәм чакырылган Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, дәүләт көч структуралары җитәкчеләре, палаталар рәисләре, бүлек башлыклары, сәнәгать предприятиеләре, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары рәисләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Бәйрәкәтамак авыл җирлегеннән депутат – Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы башлыгы урынбасары Зөлфия Әгълиеваның «Татарстан АССРның 100 еллыгы: тарих һәм хәзерге заман» дигән докладын тыңлаганнан һәм фикер алышканнан соң, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Советы, оештыру-хокукый формаларына һәм милек рәвешләренә бәйсез рәвештә, җирле үзидарә органнарына, учреждениеләргә, оешмаларга, предприятиеләргә инициативаларны хупларга һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган республика һәм район чараларында катнашырга тәкъдим итте; республика тарихының данлы сәхифәләрен һәм вакыйгаларын мәңгеләштерү, шулай ук ТАССР эшлеклеләре, аның үсешенә зур өлеш керткән ветераннар истәлеген мәңгеләштерү буенча комплекслы эшне дәвам итү; үсеп килүче буын арасында республиканың, шул исәптән районның да да танылган казанышларын пропагандалау; татар телен һәм мәдәниятен, Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерүгә ярдәм итү мөһим. Соңыннан район үсешенә зур өлеш керткән райондашларыбызга - Зоя Васильевна Глушкова, Фәйрүзә Рифкать кызы Әхмәтова, Зиләрә Сәгадәт кызы Сәетова, Рәиф Сәгыйть улы Хәмидуллин, Наил Назыйф улы Миңневәлиев, Тәнзилә Габдулла кызы Йосыпова, Равил Миңнехан улы Гарипов, Зәйтүнә Габделхак кызы Ямаевага ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган истәлекле билгеләр тапшырылды.

Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/delovyie-novosti/zasedanie-rayonnogo-soveta-posvyatili-100-letiyu-tassr

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International