Бүген Ютазы районына “Безнең ишек алды” программасының республика куротор-эксперты Павел Нищенко килде. Ул, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равил Шәрипов, баш архитектор Илнара Гыйлаҗева һәм подрядчылар озатуында Урыссу бистәсендәге Пионер урамы, 8 санлы йорт ишек алды территориясендә башкарылган эшләргә уңай бәя бирде. Павел Петрович Пушкин урамындагы 105 санлы йорт ишек алдында булды һәм “Глория” кибетенә кадәр тротуар салырга киңәш итте. Шамкин урамындагы 43 санлы йорт алды территориясендә дә булачак тротуарга бордюрлар кую башланган. Казан белгече подрядчыларга уен элементлары урнашачак мәйданчыкка, балалар куркынычсызлыгын саклап, билгеле калынлыкта ком түшәү таләп ителүен искәртте. Химиклар тыкрыгы буенча эшләнгән схемада да җитешсезлекләр табылмады. Ә менә Урыссу урамы, 17 санлы йорт ишек алды схемасына ул төзәтмәләр кертте. - Сезнең ишек аллары да җыйнак һәм “Безнең ишек алды” программасы буенча да таләпләрегез амбициоз түгел, - дип белдерде Павел Нищенко. Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары
Тулырак: http://yutazy.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/uryssu-ishek-allary-yynak-talplr-tyynak