Ютазы районында Марат Җәббаров катнашында терлекчелек продукциясен җитештерүнең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру буенча семинар узачак

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Марат Җәббаров нәтиҗәле терлекчелек буенча зональ семинарлар сериясен ачты.

2020 елның 17 июнендә Питрәч районында терлекчелек буенча ачык һавада беренче зональ семинар узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Чарага Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Саба, Теләче, Биектау районнары авыл хуҗалыгы идарәләре һәм агрофирмалары җитәкчеләре җыелды.

Чараны ачып, Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, бу-алдынгы технологияләр кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру буенча беренче зональ семинар. Шундый ук чаралар 19 июньдә-Тукай, 23 июньдә-Ютазы, 25 июньдә-Апас, 30 июньдә – Чистай районнарында булыр дип көтелә. Кызыксынган затлар аларда катнаша һәм үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат ала алалар.

Терлекчелек өчен азык әзерләү мәсьәләләрен министр урынбасары Ленар Гарипов җентекләп карады, төймәләнү фазасында азык культураларын әзерләүнең мөһимлегенә басым ясады. «Сыйфатлы азык әзерләү һәм баланслы ашату - рентабельле терлекчелек нигезе», - дип билгеләп үтте министр урынбасары.

"6 айлык бозаулар 200 кг авырлыкта булырга тиеш", - дип башлады үз чыгышын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, чөнки нәкъ менә шулай булган шартта терлекнең алга таба иң күп продуктлылыгына ирешелә дә инде. Тагын ул яшь терлекләрне ашатканда престартер һәм угыз сөте куллану, бозауларны мәҗбүри имунопрофилактикалау, транзит группасын ашату технологияләре мәсьәләләренә дә игътибар юнәлтте, хуҗалыкларның терлекләрнең үлеменә китерә торган типик хаталарына һәм аларны оптималь хәл итү юлларына тукталып узды.

"Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе" ДКУ башлыгы Ришат Зарипов ясалма орлыкландыруның өстенлекләренә игътибар

юнәлтте, бу хәзер Татарстанда 88% мөгезле эре терлеккә кагыла, шулай ук аерым орлык куллануның өстенлекләре һәм җитешсезлекләре турында сөйләде, бу исә 90% дәрәҗәдә тиешле терлек яралу мөмкинлеген бирә.

Семинарда катнашучылар белән җанлы диалог форматында РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин терлекчелекне цифрлаштыру мәсьәләләре турында фикер алышты. Татарстанда терлекләрне Бердәм идентификацияләүне кертү турында сөйләгәндә, ул Арча һәм Балтач районнарыннан тыш, башка районнар да программада катнашырга теләк белдерүен билгеләп узды. Шулай ук Нияз Хәлиуллин семинарда катнашучылар белән уңышлы терлекчелекнең ашату, генетика һәм баш санын арттыру кебек мөһим аспектларын карады, алар исәпкә алу һәм идарә итү системалары белән тыгыз бәйләнгән, шулай ук моның өчен иң нәтиҗәле программа продуктлары турында сөйләп үтте.

Чара аның базасында семинар узган «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ терлекчелек комплексы эшен өйрәнү белән тәмамланды. 2019 ел нәтиҗәләре буенча биредә 10100 тонна сөт җитештерелгән, сыерларның продуктлылыгы 1 сыерга 7370 кг тәшкил иткән. Быел агрофирма үз уңышларын ныгыта, 5 айда 468 тонна сөт савылган (узган елга карата 132%), бер сыерга 3331 кг (124%). Хуҗалыкта тәүлеклек үсеш арта, терлекләрне тоту өчен яңа биналар төзелә, баш саны арта, бүгенге көндә биредә 4100 башка якын мөгезле эре терлек исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International