Район үзәгендәге Пушкин урамы, 105 санлы йорт ишек алдына барып карагыз әле? Аны бик күпләр өчен өлге итеп алырга була. Йорт алды территориясе шау чәчәккә күмелгән. Табигый гүзәллек түгел бу. Әлеге аллы-гөлле чәчкәләрне яшәүчеләр үзләре утырткан. Алар гөлбакчага әверелгән палисадник эчендә үз куллары белән ясаган әкияти дөньяда бар – зәңгәр төстәге “сулык”та “кошлар”, “үрдәкләр” яши, шунда ук “камышлар” үсә. Бу ике катлы йортта яшәүчеләр үзләре өчен матур бер ял почмагы иҗат иткән. Ә юлчыларга ул күтәренке кәеф бүләк итә.
.jpg)
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары
Тулырак: http://yutazy.ru/news/keshel%D3%A9r/uryssu-bistsene-matur-ishek-aldy