Халык санын алу вакытында статистика нинди мәгълүматлар белән эшли һәм алар ни дәрәҗәдә ышанычлы якланган?

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Статистиклар саннар белән эшли, алар нигезендә закончалыкны һәм трендларны ачыклый. Мәгълүматлар җыюның төп принцибы - үзбилгеләнеш. Исәпкә алу битләренә барлык җаваплар да респондентларның сүзләреннән алына. Бернинди раслаучы документлар таләп ителми.

Исәпкә алу кәгазьләрен РФ Дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль тутырырга яки планшетта барлык сорауларга җавап бирергә мөмкин булачак. Барлык очракларда да Бөтенроссия халык санын алу битләре тулысынча аноним булачак. Исәпкә алу кәгазьләрендә исем, фамилия һәм атасының исеме юк.

«Без җентекле, әмма шәхсиләштерелмәгән мәгълүмат белән эшлибез: Бөтенроссия халык санын алу анкеталарында кеше исеме һәм аның керемнәре турында сораулар юк. "Госуслуги" порталы кулланучылары һәм исәпкә алучылар электрон исәпкә алу кәгазьләренә шәхсиләштерелмәгән мәгълүматны гына кертәчәкләр», — дип билгеләп үтте Росстат җитәкчесе Павел Малков.

Барлык халык санын алу мәгълүматлары Росстат федераль базасына керәчәк. Аларны салым хезмәте, Пенсия фонды яки тагын нинди дә булса ведомство һәм оешма укый алмый.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, илебез статистикасы тарихында бер генә мәгълүмат очрагы да юк иде. Респондентлар тутырган исәпкә алу кәгазьләре халык санын алу нәтиҗәләрен бастыруга ук юкка чыгарыла.

Халык саны һәм милли составы турында актуаль мәгълүматны белергә, төбәкләрдә, шәһәрләрдә һәм авылларда барган социаль-икътисади процессларны Бөтенроссия халык санын алу ярдәмендә генә күрергә мөмкин.

Бөтенроссия халык санын алу Россия халкының саны һәм структурасы турында төгәл мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк. Халык санын алуның төп этабы 2020 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр узачак, дип планлаштырылган иде. Илдәге катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, Росстат аны 2021 елга күчерү тәкъдиме белән чыкты.

#переписьнаселения #узнаемизпереписи #исәпкә алу #защитаданных #шәхси мәгълүматлар #статистика

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International