Санитар-эпидемиологик хәлне һәм яңа коронавирус инфекциясе таралу үзенчәлекләрен исәпкә алып, 2020 елның 15 июненнән республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Ютазы муниципаль районындагы 44 нче бүлегендә гражданнарны шәхси кабул итү алдан язылу буенча, (85593) 2-79-26 телефоны аша башкарыла. Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез, гражданнарның Республика матди ярдәм күрсәтү үзәге бүлекчәләренә керү, сулыш органнарын һәм кулларны шәхси саклау чараларын кулланмыйча рөхсәт ителми. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/uvazhaemye-grazhdane-vazhnaya-informatsiya